news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика хастаханәсендә Түбән Камадагы һәлакәт корбаннарының тагын берсе үлгән

Сәнәгать зонасы предприятиесендә янгында пешкән тагын өч кеше дәвалануын дәвам итә.

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 19 апрельдә Түбән Кама сәнәгать зонасы предприятиесендә янгын һәлакәтендә зыян күреп, Республика клиник хастаханәсендә дәваланган кешеләрнең тагын берсе кичә вафат булган. Шулай итеп, бу хастаханәдә фаҗиганең өч корбаны үлгән. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгына хастаханәнең пешү җәрәхәтләрен дәвалау бүлеге мөдире Радик Новиков әйтте.

«Өч пациент бик авыр хәлдә иде, үпкәләренә ясалма вентиляция үткәрелде. Пешү җәрәхәтләренә карап, фараз бик шикле иде. Булган чаралар һәм мөмкинлекләрне исәпкә алып, табиблар тиешле дәвалауны уздырды. Кызганыч, өч пациент һәлак булды", - диде Радик Новиков. Алар 10, 28 майда һәм тагын берсе кичә, 29 майда, вафат булган.

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә бер пациент 22 апрель көнне үк җан бирә. Шул рәвешле, корбаннар саны дүртәү. "Хәзерге вакытта безнең хастаханәдә өч кеше дәвалана. Аларның хәле тотрыклы, икесенеке уртача дәрәҗәдә, берсе канәгатьләнерлек хәлдә. Ул мөстәкыйль хәрәкәтләнә ала, икесе әле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ", - диде табиб-хирург.

Ул шартлауда барлыгы 17 кеше зыян күргәнен искәртте. "Республика клиник хастаханәсе табиблары командасы шул көнне Яр Чаллыга Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә очты, чөнки зыян күрүчеләр шунда күчерелгән булган. Оператив рәвештә табиб комиссиясе төзелде. Пациентларның хәле авырлыгына карап, алга таба карар кабул ителде", - диде ул.

Иң авыр хәлдә булган кешеләр Республика клиник хастаханәсенә озатыла. Санавиация линиясе буенча 20 апрельгә каршы төндә ике кеше вертолетта интенсив терапия бүлегенә күчерелә. Соңрак тагын алты пациент Республика хастаханәсенең пешү җәрәхәтләрен дәвалау бүлегенә китерелә. 

Ике пациент Башкортстаннан булган. "Алар алга таба санавиация юлы белән Башкортстанга күчерелде. Алар инде хастаханәдән чыгарылган", - диде бүлек мөдире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100