news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика хастаханәсенә электр самокатларыннан егылган 35 бала мөрәҗәгать иткән

Элегрәк самокат белән идарә итә алмаган шул кадәр үк өлкәннәрнең хастаханәгә мөрәҗәгать иткәнлеге хәбәр ителгән иде.

Республика хастаханәсенә электр самокатларыннан егылган 35 бала мөрәҗәгать иткән

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанның Балалар Республика клиник хастаханәсенә электр самокатларыннан егылып, төрле имгәнүләр алган 35 бала мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына хастаханәнең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Өч атна эчендә 35 мөрәҗәгать булды», - дип аңлаттылар медицина оешмасында.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республика клиник хастаханәсенә май аенда самокат белән идарә итә алмаган шул кадәр үк өлкәннәр - 35 кешенең мөрәҗәгать иткәнлеген хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot