Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика һәм Шәһәр көненә «СалаваTik»лар Татарстан гимнын башкарды
Республика һәм шәһәр көненә «СалаваTik»лар тамашачыларына бүләк әзерләде. Бүген интернетта алар башкаруында «Татарстан Республикасы дәүләт гимны» җырына видео дөнья күрде. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
«Яңа уку елыннан барлык мәктәпләрдә дә Россия гимны яңгырый башлаячагы турында хәбәр таралу белән, «Хәзер «СалаваTik»ларга үзебезнең Татарстан гимнын өйрәтергә кирәк» дигән идея туды. Чөнки «СалаваTik»ларны бик күп балалар яратып тыңлый, алар башкаргач, нәни тамашачыларыбыз да гимнның сүзләрен, көен тиз отып калырлар, дип уйлыйм. Балалар гына түгел, олылар да еш кына Татарстан гимны сүзләрен яттан хәтерләми. Балаларыбызга ике дәүләт телендә үзебезнең гимнны яттан җырлату – безнең зур теләгебез!» – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
Видео-клипта Салаватиклардан кала, башка балаларны да күрергә мөмкин. Алар милли киемнәрдән, татар, рус, чуваш, мари, удмурт милли костюмнарыннан чыгыш ясыйлар.
«Гомерлеккә якын туган булып, Яши бездә төрле милләтләр» – менә шушы юлларны җырлаганда, ирексездән, үзебезнең Республикада гасырлар дәвамында дус-тату, бердәм булып гомер кичерүче төрле милләтләрне күрсәтәсебез килде. Казан шәһәре балалар бакчаларына мөрәҗәгать иттек. Алар бик теләп риза булдылар. Клипта Казан шәһәренең 321, 78 һәм 2 гимназия нигезендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар төштеләр», – ди оештыручылар.
Татарстан гимнын Салаватиклар үзләренең вокал укытучысы Гөлназ Гафурова белән башкарды.
«Укучыларым белән гимн башкару – минем өчен зур горурлык. Кая гына барсам да, үземнең татар кызы, татар баласы булуым, Татарстанда яшәвем белән горурланам. Киләчәк буын – балаларыбыз да һәрвакыт шушы хисләр белән янып яшәсеннәр иде!» – ди Гөлназ Гафурова.
- Гимн сүзләрен Рамазан Байтимеров, көен Рөстәм Яхин язган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз