news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика халык театрлары декадасына нәтиҗә ясалачак

Бүген кичке сәгать 19да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Республика халык театрлары декадасы җиңүчеләрен котлау тантанасы узачак

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген кичке сәгать 19да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Республика халык театрлары декадасы җиңүчеләрен котлау тантанасы узачак. Анда ТР мәдәният министры Зилә Вәлиеваның катнашуы көтелә.
Искә төшереп үтәбез, декада 6-15 ноябрьдә Казанның “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгендә узган иде. Чараны Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге оештырган иде.
Республика халык театрлары декадасы кысаларында үз спектакльләрен 13 театр тәкъдим итте. 6 ноябрьдә Бөгелмә шәһәренең “Татар мәдәният үзәге” халык театры - Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым” музыкаль комедиясен, 7 ноябрьдә – Түбән Камадагы “Тамаша” чуаш халык театры артистлары – Гиоргий Лучның “Кама Пахпа-ши?” һәм Дмитрий Моисеевның “Апсартрап-кемсерт” комедиясен, Мөслим районы Метрәй авылы халык театры - Данил Салиховның “Туй күлмәгем- соңгы бүләгем” драмасын, 8 ноябрьдә Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы халык театры – Илгиз Зәйниевнең “Ай кызы” спектаклен, Кукмара район Мәдәният йорты халык театры Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” музыкаль комедиясен, 9 ноябрьдә Балтач районы Мәдәният йорты халык театры Хәбир Ибраһимовның “Ялгыз каен күзе” драмасын, 10 ноябрьдә – Әлмәт районы Яңа Кәшер халык театры Равил Сабырның “Ишәк чумары” комедиясен, 11 ноябрьдә Актаныш район Мәдәният йорты халык театры Нәҗип Әсәнбаевның “Су юлы” музыкаль комедиясен, 12 ноябрьдә – Зәй районы Аксар авылы халык театры Данил Салиховның “Язмыш” драмасын, 13 ноябрьдә Казан Сәет Галиев исемендәге Мәдәният Сарае халык театры Фәнәвил Галиевның “Корт” спектаклен, 14 ноябрьдә Баулы районы Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йорты халык театры Данил Салиховның “Пуля” трагикомедиясен күрсәттеләр. 15 ноябрьдә Яр Чаллының “Энергетик” Мәдәният Сараеның “Земляничка” балалар театры “Пушок-волшебник” сәхнә әсәрен, Сарман районы Мәдәният йорты халык театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” мелодрамасын тәкъдим итте.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә күрә, 19 ноябрьдә иртәнге сәгать 10да Г.Камал театрының кече залында декадада катнашучылар өчен театр сәнгатенең төрле юнәлешләре буенча күрсәтмә дәресләр оештырылачак. Осталык дәресләрен халык театрлары артистларына республиканың профессиональ татар театрлары актерлары һәм режиссерлары, махсус уку йортлары мөгаллимнәре бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100