Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика халкын Татарстан Президенты премиясен алу өчен бәйгегә чакыралар
Премия Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен тапшырыла.
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 19 августта Татарстанда ТР Президентының VI премиясен алу өчен гариза бирү кампаниясе башлана. Премия Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән республика халкына тапшырылачак. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, шулай ук иҗтимагый советлар үз кандидатларын күрсәтә алачак.
Премия иҗтимагый танылу алган һәм республика үсешенә зур өлеш керткән эшчәнлек һәм проектлар, шулай ук гражданлык җәмгыяте өлкәсендәге фәнни эшләр өчен РФ гражданнарына һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга тапшырыла.
Гариза бирү кампаниясе 2020 елның 12 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. «Гаризаны ТР Иҗтимагый палатасында (адресы: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а) тапшырырга мөмкин», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Бәйгедә катнашу турында тулырак мәгълүматны 567-80-95 телефоны буенча алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз