news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика халкы милләтара мөнәсәбәтләрне тотрыклы дип бәяли – Гүзәл Шәрипова

Социологик тикшеренүләр мигрантларның яшь буыны рус телен яхшы белүен һәм дингә бирелүе югары булмавын күрсәтә.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан халкының 80,1%ы республикада милләтара мөнәсәбәтләрне “тыныч, тотрыклы” дип саный, сораштырылучыларның шулкадәре үк республикада дин өлкәсендә дә тынычлык дип бәяли. 91,4 % респондент башка милләт халкына позитив мөнәсәбәттә. Шуларның 55,3 %ы “халыклар дуслыгы – республиканың сәяси һәм социаль нигезе” дип идеологик максатны күздә тота. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” һәм “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014-2016 еллар)" Татарстан Республикасы дәүләт программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында Татарстанның иҗтимагый фикер фонды саннарын китерде.

Гүзәл Шәрипова билгеләп узганча, социологик тикшеренүләр мигрантларның яшь буыны вәкилләренең рус телен белүен, җирле халык белән җиңел аралашуын, динилек югары булмавын күрсәтә. Аларның этникара никахларга да лояль мөнәсәбәттә булуы үзләре килгән җиргә җиңелрәк үзләшергә мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” һәм “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014-2016 еллар”) Татарстан Республикасы дәүләт программаларын тормышка ашыруда координатор ролен башкара. Һәр ел башында министрлык әлеге программалар өчен җаваплы министрлыклар һәм ведомcтволар катнашында үткән елга нәтиҗәләр ясый.

“Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)” программасына кысаларында Россия регионнарында һәм чит илләрдә яшәүче татарларның активлыгы билгеләп үтелде. Татар иҗтимагый оешмалары төрле фольклор фестивальләре, мастер-класслар, фәнни-гамәли конференцияләр, “Татар милли аш-су көннәре”, “Татар теле көннәре”, төрле очрашулар уздыралар. 2016 елда Татарстанда, Россия регионнарында һәм чит илләрдә шундый 400гә якын чара уздырылып, Татарстаннан 2000ләп артист катнашкан. Программа гамәлгә ашырылган өч ел эчендә төрле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә 14 фәнни тикшеренү, 6 экспедиция үткәрелгән, нәтиҗәләре буенча 10 монография, китаплар, уку әсбаплары бастырылган. Россия регионнары һәм чит ил китапханәләренә 60526 данә китап тапшырылган, 2 миллион кеше катнашкан 1000 чара уздырылган.

Гүзәл Шәрипова программаның тагын өч елга – 2017-2019 елларга озынайтылуын хәбәр итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100