news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика халкы коррупция күренешләрендә азрак катнаша башлаган – белгеч фикере

2017 елда рәшвәт мәсьәләсен күтәрүчеләр күрсәткече – тугыз проценттан кимрәк.

(Казан,18 август, "Татар-информ", Юлия Косолапкина). Татарстанда халыкның ришвәтчелек күренешләрендә катнашу очраклары кими. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсендәге сектор мөдире Салават Рәхимов "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.

"Әгәр 2010 елда ришвәтчелек белән бәйле хәлгә халыкның 20 проценты тарыса, быел әлеге күрсәткеч тугыз проценттан түбәнрәк", – диде Салават Рәхимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100