news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика Гырон Быдтон бәйрәме Менделеевск районында узачак

Республика Гырон Быдтон бәйрәме Менделеевск районында узачак. Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев Яңабирде авылында гражданнар җыенында әйтте. «Менделеевск яңалыклары» шул хакта хәбәр итә.

Халык белән очрашуда хезмәт күрсәтүче оешмалар, хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Елена Скворцова 2023 елда башкарылган эш турында хисап белән чыгыш ясады.

Радмир Беляев 2024 елга планнары белән уртаклашты, районның социаль-икътисади үсеше күрсәткечләре белән таныштырды.

Яңабирде авылында яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Алар терлек көтүе өчен урын бүлеп бирүгә, рейс автобусы хәрәкәтенә кагылды.

Җыен торак пункт активистларын бүләкләү белән тәмамланды. Тракторчы Николай Скворцов, волонтер Михаил Егоров, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Нина Аксакова авыл һәм аның халкы файдасына сыйфатлы фидакарь хезмәтләре өчен башлыкның Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100