news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика Гидрометеорология үзәге Яңа ел төнендә һава торышының бозылуы турында кисәтте

31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда Татарстанда һава торышы бозылыр дип көтелә – буран, көчле бозлавык һәм юлларда кар көртләре булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.

«Татар-информ» җомга көнне Татарстан Республикасында 13 градус суык һәм бераз кар явасын хәбәр иткән иде. Әмма икенче көнне үк, 31 декабрьдә, республикада бераз бураннар була, кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -7..-12 градус, урыны белән -15 градуска кадәр булачак. Көндез -3..-8 градуска кадәр фаразлана.

1 гыйнварда һава торышы янә начарлана. Кар, җепшек кар һәм бураннар көтелә. Юлларда бозлавык, «кар боткасы» һәм кар көртләре фаразлана. Термометр баганалары төнлә -5..-10 градус, аязганда -13 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез -5 ..0 градуска кадәр җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100