news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика фермерлары яшелчәне үзләрендә саклый, төргәкли, юа башлады – министрлык

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, бәрәңге һәм башка яшелчәләр үстерүче оешмалар продукцияне базарга сыйфатлы, күргәзмәле итеп, әзер килеш чыгара.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республиканың бәрәңге игүче, яшелчә үстерүче хуҗалыклары, җитештергән продукцияне үзләрендә саклый һәм юып, төргәкләп, әзер килеш сатуга чыгара. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов “Татар-информ”да узган матбугат очрашуы вакытында әйтте.

“Соңгы елларда бәрәңге игү мәйданнары стабильләште. Республикада 6200 гектар мәйданда бәрәңге үсә. 2010 ел безнең өчен иң киеренкесе булды. Ул безгә ничек эшләргә кирәклекне өйрәтте. Шуннан соң барлык мәйданнар сугаруга көйләнде, шуңа күрә бүген теләсә нинди һава шартлары куркыныч тудырмый, корылык, дым җитмәү кебек проблемалар юк”, – диде Илдус Габдрахманов.

Республикада бәрәңге уңышы гектарыннан 300 центнер чыккан. Барлык шәхси хуҗалыклар, фермерлар уңышын да исәпкә алып, барысы 1,4 млн тонна икенче икмәк җыелган.

“Элек хуҗалыклар бәрәңге һәм башка төрле яшелчә үстерүне бергә алып барса, хәзер бәрәңге игүгә йөз тоткан хуҗалыклар бар. Әйтик, Арча районының “Кырлай” агрофирмасы, Алабуга районының “Вятские зори” хуҗалыгы. Алабуга районында моңарчы җитди төстә бәрәңге үстерү белән шөгыльләнгән кеше юк иде. Инвестор килгәч, “Вятские зори” шул зонада эре җитештерүче булып танылды.

Шулай ук Кукмараның Вахит, Биектау районының Бөреле фермерлары, Түбән Камада Аппаков һәм Минзәлә районыннан Дәүләтов, буш җирдә крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп, уңышлы гына эшләп китте, – диде министр урынбасары.

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, яшелчә үстерү буенча да үсеш бар.

“Беренчедән, аның мәйданы артты. Элек без яшелчәне 2100 гектарда үстерсәк, иҗтимагый секторлар, фермер хуҗалыклары белән ул 600 гектарга артты. Бүген республиканың 2600-2700 гектарыннан барлык яшеләчәләр җыеп алынды”, – диде ул.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы министры урынбасары, җитештерүчеләр үз продукциясен сыйфатлы саклау белән дә тәэмин итә башлавына басым ясап үтте.

“Соңгы берничә ел эчендә яшелчә саклау биналарына техник модернизация һәм капиталь ремонт программасы эшли. Аның нигезендә, бинаны капиталь төзекләндерергә һәм яраклы хәлгә китерергә, тиешле шартларда саклау оештырырга мөмкин. Икенчедән, махсуслашкан хуҗалыклар хәзер продукцияне үзләрендә юа, төргәкли һәм сатуга сыйфатлы итеп чыгара башлады”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында көзге кыр эшләре барышына багышланган матбугат конференциясе үтте. Авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов урып-җыюда алдынгылыкка чыккан районнар, республикада шикәр чөгендере җыю һәм эшкәртү темплары турында сөйләде. Татарстан паркларының трактор-комбайнга баюы турында әйтеп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100