news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Республика фермерлары терлекчелек продуктлары производствосы күләмнәрен арттыра

^Республика фермерлары терлекчелек продуктлары производствосы күләмнәрен арттыра

(Казан, 21 июль, “Татар-информ “, Ирина Игнатьева). Татарстан фермерлары 2005 елның беренче яртыеллыгында 42 мең тоннага якын сөт җитештерде. Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров сүзләренә караганда, соңгы араларда сөт җитештерүдә үсеш күзәтелә һәм ул елга 10 мең тоннадан да ким түгел. Моңа фермер хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын арттыру ярдәм иткәндер. Мисалга, ел саен шәхси авыл хуҗалыгы эшмәкәрләренең терлекләр саны 12 процентка арта.

news_right_1
news_right_2
news_bot