news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика "ЭКОлидер" бәйгесенең төп призы 40 мең сум күләмендә булачак

Экологик бәйгедә җитештерү предприятиеләре, уку йортлары, табигый мохит мәсьәләләренә битараф булмаган активистлар һәм журналистлар катнаша ала.

Республика "ЭКОлидер" бәйгесенең төп призы 40 мең сум күләмендә булачак
Михаил Захаров/архив

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар җыюны дәвам иттерә. 

  • "ЭКОлидер" бәйгесендә җитештерү предприятиеләре, уку йортлары, табигый мохит мәсьәләләренә битараф булмаган активистлар һәм журналистлар катнаша ала.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:
- нефть һәм газ сәнәгате;
- төзелеш сәнәгате;
- торак-коммуналь комплексы;
- агро- һәм урман сәнәгате;
- мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү;
- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;
- югары һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.

Җирле үзидарә органнары:
- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышы өчен;
- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышы өчен;
- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышы өчен.

Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:
- иҗтимагый берләшмәләр;
- гражданнар;
- халык контроле.

Гаммәви мәгълүмат чаралары:
- иң яхшы телесюжет;
- иң яхшы радиосюжет;
- электрон гаммәви мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы;
- вакытлы матбугатта дөнья күргән иң яхшы мәкалә.

Нигезләмәдә әйтелгәнчә, предприятиеләр өчен республика "ЭКОлидер" бәйгесенең төп призы 40 мең сум күләмендә булачак, ә шәхси катнашучылар 5 меңнән 15 мең сумга кадәр акчалата бүләк ота алачак.

  • Материаллар 2018 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурска агымдагы елның IV кварталында йомгак ясалачак. Бәйге табигать мохитен саклау, җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик иминлек мәсьәләләренә җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген бәяләү максатыннан үткәрелә.

Конкурсның Нигезләмәсе белән ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтының «Министрлык эшчәнлеге» – «Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм» бүлегендә http://eco.tatarstan.ru/rus/2017.htm сылтамасы аша кереп танышырга мөмкин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100