news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Республика Дәүләт Советы Рәисе журналистларны Татарстан Матбугаты көне белән котлады

^Республика Дәүләт Советы Рәисе журналистларны Татарстан Матбугаты көне белән котлады

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Бүген республика журналистлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан Матбугат көне белән котлады.

“Кадерле дуслар! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм! 1998 елда Дәүләт Советы тарафыннан гамәлгә куелган бу һөнәри бәйрәм төрле һөнәр ияләрен – журналист, мөхәррир, нәшер итүчеләрне, полиграфия сәнәгате хезмәткәрләрен, матбугат басмаларын таратучыларны берләштерә. Истәлекле вакыйга – Россия Дәүләт Думасының 100 еллыгы безне татар матбугаты чыганаклары, татар вакытлы матбугатының гасырлык тарихына кайтара. Россия парламентаризмының инкыйлаби рухын туплап, ирекле, дәүләт һәм иҗтимагый тормыш демократизациясе дулкынында, Петербургта 100 ел элек беренче татар газетасы - «Нур» дөнья күрде. Бу татар матбугатының Ренессанс чоры иде. Казан, Оренбург, Уфа, Самара, Әстерханда күп кенә татар газеталары һәм журналлары пәйда булды, алар югары профессионализмга ия булулары һәм иҗтимагый-сәяси карашлы булулары белән аерылып торган.

Бүген сез республика һәм бөтен илнең бердәм мәгълүмати киңлеген төзисез, хокукый нормалар һәм гомумкешелек кыйммәтләрен раслау өчен нигез саласыз. Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Үзегезнең көндәлек эшчәнлегегез белән демократиянең иң мөһим конституция хокукларының берсе – гражданнарның сүз иреге хокукын чынга ашырасыз.

Республикада иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади вәзгыять үзгәрә. Уңай күренешләрне без өстенлекле милли проектларны гамәлгә ашыру белән бәйлибез. Журналистиканың роле һәм урыны – югары гражданлык җаваплылыгын тоеп, үзгәртеп корулар өлкәсендә булу, халыкка – укучылары, тамашачылары һәм тыңлаучыларына хезмәт итү. Сезнең һәрвакыт, уйларыгызда һәм эшегездә югарылыкта булуыгызны телим.

Сезне, иҗади коллективларны чын күңелемдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет!”, диелгән республика парламенты җитәкчесе котлавында.

news_right_1
news_right_2
news_bot