Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика бюджетында дефицит чыннан да булырга мөмкин
Республика бюджетында дефицит чыннан да булырга мөмкин
(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Тимур Шәйдуллин). Бүген депутатлар – ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты әгъзалары “Татарстан Республикасының 2008 елларга исәпләнгән бюджеты турында”гы закон проектына төзәтмәләр хакында фикер алышты.
Закон проектына әлегә 10 төзәтмә кертелгән. Аларның беренчесе бюджетның чыгымнар өлешен 40 миллион сумга арттыра. Биредә сүз җирле бюджетларга белем бирү һәм балаларның ялын оештыру өчен субсидияләрне арттыру хакында сүз бара. Тагын 5 миллион сумны – хезмәтне саклауга, 80 миллион сумны Казандагы хезмәт ветераннары госпитален яңадан җиһазлау максатларына бүлеп бирү күздә тотыла. Моннан тыш, парламентарийлар ятим балаларны торак белән тәэмин итү һәм күп балалы гаиләләргә торак сатып алуда ярдәм итү өчен 156 миллион сум акча бүлеп бирергә ниятли.
Парламентарийлар шулай ук яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуда ярдәм итү турындагы гамәлдәге законны камилләштерүче төзәтмәне карады. Төзәтмәләр кабул ителде, ә киләсе ел бюджеты хакындагы закон проекты икенче укылышта кабул ителәчәк.
Алга таба парламентарийлар “Мәҗбүри медицина иминияте фондының 2008 елга бюджеты турында”гы закон проектына төзәтмәләрне карады. Республика Хөкүмәте, аерым алганда, әлеге бюджетның керемнәр һәм чыгымнар күләмен 20 миллион сумга кыскартырга тәкъдим итә. Комитет әгъзалары төзәтмәләрне хуплады һәм закон проектын икенче укылышта кабул итү тәкъдиме белән чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз