news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика буенча бердәм мәктәп формалары мәҗбүри кертелмәячәк

Шулай да, ТР мәгариф һәм фән министры һәр мәктәп һәм гимназиянең үзенә аерым бердәм мәктәп формасы булдыруны хуп күрүен яшерми

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Республика буенча бердәм мәктәп формалары мәҗбүри кертелмәячәк, чөнки бу хакта күрсәтмә, әмер фәлән чыкканы юк, шуңа күрә, регламент дәрәҗәсендә министрлык мондый адымга бара алмый, дип белдерде бүген «Татар-информ» агентылыгы хәбәрчесе соравына җавабында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. Шулай да, гражданин буларак, бердәм мәктәп формасы кертү идеясен яхшы дип саныйм. Әмма элеккеге замандагы көрән формаларга күчү дип аңларга кирәкми, ә заманча форма киемнәре арасындагы матурларын, уңайлыларын күздә тотам мин, дип шәрехләде ул.

 «Форма киеме – ул уку йортына нисбәтеңне, шушы уку йортыныкы икәнеңне аңлата. Шуңа күрә, бала үзен мәктәпнең бер өлеше икәнен тойсын өчен, аны гамәлгә кертү кирәк дип саныйм, Хәер, моны һәр уку йорты үзе хәл итәргә тиеш», - дип белдерде министр ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән очрашу барышында.
  

news_right_1
news_right_2
news_bot