news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика беренчелегендә балтачлылар икенче урынны алды

Балтач районы балалар һәм яшәүсмерләр спорт мәктәбе кызларының җыелма командасы Республика беренчелегенә узган баскетбол ярышларында катнашты.

(Балтач, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Балтач районы балалар һәм яшәүсмерләр спорт мәктәбе кызларының җыелма командасы Республика беренчелегенә узган баскетбол ярышларында катнашып, II урын яулап кайттылар, дип яза җирле басма.

3-4 көн дәвамында барган кискен ярышта катнашып, авыл районнары командалары арасында Балтачыбыз кызлары тагын бер кат үзләренең матур уеннары белән сокландырдылар. Афәрин, кызлар!!! 

news_right_1
news_right_2
news_bot