Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика басуларында уңыш потенциалы бик югары – Марат Әхмәтов
Беренчеләрдән булып уракка керешкән Зәй районында көзге бодайның гектар уңышы 59 центнер тәшкил итә.
(Казан, 2 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел игеннәр яхшы уңыш вәгъдә итә. Шул исәптән, бөртекле культуралар да. Бүген муниципаль районнар белән уздырылган видеокүпер барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.
“Безнең кайбер районнар уракка төште инде. Бөртеклеләрнең 1300 гектарында эш башкарылган, 6 мең тоннага якын ашлык җыеп алынган. Гектарыннан уртача 44,4 центнер уңыш чыга. Бу, күп очракта, арпа һәм көзге бодай”, – диде министр.
Аның сүзләренчә, беренче булып уракка Зәй районы авыл хезмәтчәннәре керешкән. Биредә 550 гектар мәйданнан арпа җыеп алынган һәм аның гектар уңышы 53,5 центнер тәшкил итә. Көзге бодайның уңышы исә гектарыннан 59 центнер.
“Республика басуларында уңыш потенциалы бик югары”, – дип бәя бирде Марат Әхмәтов быелгы игеннәргә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз