news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Республика Башкортостан” газетасына яңа баш мөхәррир билгеләнде

Гүзәл Нәбиева “Республика Башкортостан” газетасының сәясәт бүлеген җитәкләгән.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). “Республика Башкортостан” газетасына яңа баш мөхәррир итеп Гүзәл Нәбиева билгеләнде. Бүген Башкортстан Республикасы Корылтае – Дәүләт җыены депутатлары республика парламенты утырышында аның кандидатурасын раслады, дип яза "Башинформ" агентлыгы.

  • Гүзәл Нәбиева моңа кадәр “Республика Башкортостан” газетасының сәясәт бүлеген җитәкләгән. Ул 1993 елда Башкорт дәүләт университетының филология һәм журналистика факультетын тәмамлаган. Гүзәл Нәбиева басма массакүләм мәгълүмат чарасы өлкәсендә 1993 елдан бирле эшли.

Нәбиеваның бөтен хезмәт эшчәнлеге “Республика Башкортостан” газетасы белән бәйле, халыкара һәм эчке сәясәт, икътисад, мәдәният яктырту мәсьәләләре белән шөгыльләнә, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Элек “Республика Башкортостан” иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире Эльза Хорева иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot