news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика баш онкологы яман шешнең татарстанлыларда иң еш очрый торган төрләрен атады

Узган елда Татарстанда беренче тапкыр 19,4 мең кешедә яман шеш табылган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 7,2 процентка күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш онкологы Эдуард Нәгуманов сөйләде.

«Авыру структурасында Татарстан Республикасы өчен традицион рәвештә юан эчәк яман шеше (13,9 процент), тире меланомасы (13,4 процент), сөт бизе яман шеше (11,7 процент), хатын-кызларның җенес органнары (9,2 процент), үпкәләр (9 процент), мәни бизе (7,9 процент) лидер булып тора», - дип билгеләде табиб.

Авыру очраклары кимегән бердәнбер яман шеш төре – ашказаны онкологиясе. Гомуми структурада ул 5,4 процентны тәшкил итә.

Онколог аңлатканча, татарстанлыларда яман шеш ешрак диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узганда ачыклана. Ягъни яман шешне әле симптомнар булмаган чакта, иртә стадиядә табалар, шул сәбәпле авыруны тулысынча дәвалау ихтималы зуррак.

Узган елда яман шештән үлүчеләр саны 1,9 процентка гына арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100