Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика балалар хастаханәсендәге мәчеткә «Әбугалисина» исеме биреләчәк
Казанда төрле тематик ифтарлар уза. Бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә медицина ифтары үткәрелде. Анда «Татар-информ» хәбәрчесенә яңа төзелгән мәчеткә «Әбугалисина» исеме бирелүе билгеле булды.
«Хастаханәдә ифтар 2 нче ел рәттән үткәрелә. Без биредә бергәләп догалар кылабыз, сөйләшәбез, киңәшләшәбез», — дип сөйләде Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов.
Дини чара алдыннан ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов, хәйриячеләр хастаханә янында урнашкан мәчет һәм православие динен тотучылар өчен гыйбадәтханә төзелеше белән танышты. Төзелешкә хәйриячеләр дә актив ярдәм күрсәтә. Әлеге гыйбадәтханәләр дәваланучылар өчен генә түгел, ә барлык кешеләр өчен ачык булачак.
«Гыйбадәтханәләр узган елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелә башлады. Моңа биредә дәваланучы балаларның әти-әниләренең, медицина хезмәткәрләренең теләге этәргеч булып торды. Хастаханәдә 2 намаз уку бүлмәсе булдырылган, шулай ук 2 бүлмә христианнар өчен җиһазландырылган», – диде Айдар хәзрәт Шаһимәрдәнов.
Мәчетнең эчен карап чыгу мөмкинлеге дә булды. Ул барлык уңайлыклары булган Аллаһ йорты булачак. Эчендә тәһарәтханә өлеше бар. Әлегә фасад өлешен тәмамлыйлар. Тәрәзәләрне исә Казахстаннан ук кайтарачакларын әйттеләр. Моны анда тәрәзәләрне арзанрак бәягә ясаулары белән аңлаталар.
Мәчеткә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бөек медицина эшлеклесе «Әбүгалисина» исемен бирергә тәкъдим иткән һәм әлеге тәкъдимне хуплаганнар. Гыйбадәтханә ачылышы 1 июньгә планлаштырыла.
Алга таба хастаханәнең 5 катында урнашкан намаз уку бүлмәсендә Рәвил хәзрәт Зөфәров вәгазь сөйләде. Шунда ук авыз ачтылар. Алга таба ифтар «ябык» форматта, журналистларсыз гына дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз