Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика балалар хастаханәсендә сөяк мие күзәнәкләрен күчереп утыртачаклар
Якын киләчәктә Республика балалар клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә сөяк мие күзәнәкләрен күчереп утырту планлаштырыла. Бу хакта Республика балалар хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов әйтте.
«Гемопоэтик күзәнәкләрне бу елның икенче яртысында күчереп утырту ниятләнә», – диде баш табиб.
Пациентлар инде сайланган. Алар операциягә әзерләнә. Табиблар әзерлек узган. Хәзер әйдәп баручы федераль клиникаларда тәҗрибәсен ныгыталар.
Андый пациентлар өчен үз микроклиматы белән блок тибындагы махсус җиде палата әзерләнгән.
Хәзерге вакытта сөяк миен күчереп утырту операцияләре Мәскәү һәм Санкт-Петербург клиникаларында ясала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз