news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика балалар клиник хастаханәсенең Онкология үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

21 квадрат метрлы бүлмәдә берьюлы 10-15 кеше намаз укый ала.

Республика балалар клиник хастаханәсенең Онкология үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды
Владимир Васильев

Бүген Республика балалар клиник хастаханәсенең Онкология, гематология һәм хирургия үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Беренче «Әттәхият» (гыйбадәтханәне сәламләү) догасын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Намаз уку бүлмәсе Онкология үзәгенең (10нчы корпус) бишенче катында урнашкан. 21 квадрат метрлы бүлмәдә берьюлы 10-15 кеше намаз укый ала. Биредә зәвык белән ремонт ясалган, кыйблага караган якта михраб эшләнгән, идәнгә йомшак келәм җәелгән. Намаз укырга теләүчеләр өчен тәһарәт алу бүлмәсе дә эшләнгән. Гыйбадәт кылучыларга намазлыклар бирелә.

Фото: © Владимир Васильев

Намаз уку бүлмәсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды тарафыннан эшләнгән. Бүлмәне җиһазлау чыгымнарын Хәйрия фонды үз өстенә алган. Гыйбадәт кылу өчен махсус урын булдыруны хастаханәдә дәваланучы балаларның ата-аналары сораган. Хастаханәнең башка корпусларында ике намаз уку бүлмәсе инде эшләнгән булган. Бүген ачылганы – өченчесе.

«Җәмәгать урыннарында намаз уку бүлмәләре ясауга Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов этәргеч биреп җибәрде. Барыбызның тырышлык белән хәләл тормыш рәвеше алып бару буенча алга барабыз. Бу эштә ярдәм итә алучыларга һәрвакыт рәхмәтле булырга кирәк», - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: © Владимир Васильев

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев республика хастаханәләрендә башка дин тотучылар өчен дә гыйбадәт кылу бүлмәләре ачыла баруын әйтте. Ул намаз уку бүлмәсен булдыруга көчен керткәннәргә рәхмәтен белдерде.

«Хәзер без дин әһелләрен реанимация палаталарына тормыш юлының азагына килеп җиткән пациентлар янына кертү мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып барабыз. Якын арада уңай нәтиҗәләр булыр дип өметләнәбез», - диде Альмир Абашев.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова бөтен районнарның үзәк хастаханәләрендә намаз уку бүлмәләре булдырылганын әйтте. Аның сүзләренчә, Җиденче хастаханә, Республика клиник хастаханәсе, Республика клиник онкология диспансеры кебек Казанның эре медицина оешмаларында да гыйбадәт кылу бүлмәләре бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100