Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Республика балалар клиник хастаханәсендә Рамазан аена багышланган бәйрәм булды

Бүген Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендәге «Әбүгали ибн Сина» исемендәге мәчеттә сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Татарстан Республикасының мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов катнашында изге Рамазан ае керү уңаеннан балалар өчен бәйрәм узды.
Бәйрәм хастаханәнең пациентлары һәм аларның ата-аналары өчен оештырылды. Аларга күңелле уеннар, конкурслар, шигырьләр уку, ислам нигезләрен белү буенча викториналар, фонарьлар конкурсы, шулай ук балалар үз куллары белән истәлекле сувенирлар ясый алырлык иҗади мастер-класслар әзерләнгән иде.
Марсель Миңнуллин үз чыгышында үсеп килүче буынны рухи тәрбияләүгә һәм конфессияара татулыкны ныгытуга ярдәм итә торган чараларны уздыруның мөһимлеген ассызыклады. Камил хәзрәт, үз чиратында, балаларны игелекле, мәрхәмәтле булырга һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә өндәде.
Шулай ук Камил хәзрәт Рамазан ае керү уңаеннан кунаклар алдында вәгазь дә сөйләде, изге айның фазыйләтләрен, әлеге айда нәрсәдән сакланырга кирәклеген билгеләде.
«Аллаһтан куркуның иң көчле чагылышы – ураза, безнең башка гыйбадәт кылуыбызны күрергә була. Кеше намаз укыганда без моңа шаһит булабыз, ләкин уразаны тикшереп булмый. Бер хәдистә: «Ураза минем өчен һәм мин үзем аның өчен бүләк бирәчәкмен», - диелә. Ураза - барыбызны да тәрбияләүче мәдрәсә, ул иң пунктуаль чара. Ул безне икмәк кисәгенең никадәр кадерле икәнлеген һәм ризыкка мохтаҗ кешеләрнең хәлен аңларга өйрәтә», – диде Камил хәзрәт вәгазендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз