news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика балалар клиник хастаханәсендә медицина ифтары узды

Республика балалар клиник хастаханәсендә медицина ифтары узды
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Рамазан аеның 3нче көнендә Казанда медицина ифтары узды. Ифтар ел саен РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә: әлеге оешма Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе территорияләренә ислам рухы кертүдә, шул исәптән намаз уку бүлмәләрен оештыруда һәм «Әбүгалисина» мәчетен төзүдә зур көч куя. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Республика балалар клиник хастаханәсендә узды һәм күренекле табибларны, медицина өлкәсендәге җитәкчеләрне һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе хәйриячеләрен җыйды. Ифтарда катнашучылар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Алмир Абашев, ТР Дәүләт Советы депутаты, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты, «Әбүгалисина» мәчете имам-хатыйбы Айдар Шаһимәрданов бар иде.

Ахшам намазы алдыннан Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенең (ДРКБ) намаз бүлмәсендә Мөфти Камил хәзрәт вәгазь сөйләде. Ул Рамазан аеның фазыйләтләре һәм уразаның мөһимлеге, изге гамәлләр һәм гыйбадәт кылган өчен Аллаһы Тәгаләдән бихисап әҗер-саваплар бирелүе турында аңлатып узды. «Аллаһы Тәгалә безнең тырышлыгыбызны кабул итсен, Рамазан мәдрәсәсен лаеклы үтәргә, күп дәресләр алырга, яхшы якка үзгәрергә һәм, ин шәә Аллаһ, бәйрәмне яңа туган балалардай гөнаһлардан пакьләнеп каршы алырга насыйп булсын», – диде Мөфти Камил хәзрәт.

Аннары кунаклар Республика балалар клиник хастаханәсе бинасында ифтар мәҗлесендә катнашты, изге Рамазан ае уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100