news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Татарстанның Ел табибы булды

Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Татарстанның Ел табибы булды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Лилия Басанова «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» премиясе җиңүчесе булды. «Казан Экспо»да узган бәйрәм тантанасында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

Лилия Басанова – Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары. Хастаханәгә эшкә ул 1988 елда институтны тәмамлагач килә.

Лилия Басанова

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Хезмәт юлын педиатр буларак башлый. Бүгенге көндә аның карамагында иң катлаулы юнәлешләрнең берсе – кабул итү бүлеге. Бүлек гаять авыр хәлдәге пациентларны кабул итә. Басанова өченче дәрәҗәдәге неонаталь реанимация һәм анестезиологик ярдәм күрсәтүне җитәкли.

Лилия Басанова республиканың барлык балалар медицина учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә тора, аларга медицина ярдәме күрсәтүдә консультацияләр бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100