news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика балалар клиник хастаханәсендә пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырыла

ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, «Ак Барс» Банкы ачык акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, «СК «Ак Барс-Мед» ширкәте генераль директоры Ленар Гарифуллин Республика балала

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, «Ак Барс» Банкы ачык акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, «СК «Ак Барс-Мед» ширкәте генераль директоры Ленар Гарифуллин Республика балалар клиник хастаханәсен карап кайттылар.
“Ак Барс-мед” клиникада пациентлар өчен уңайлы бүлек ачты. Анда хезмәтләр түләүле булачак. Бүлектә бер һәм ике урынга исәпләнгән палаталар, уен бүлмәсе, ашханә урнашкан. Медицина хезмәтләрен клиника табиблары күрсәтә. Бер ел элек “Ак Барс-мед” шундый бер бүлекне Республика клиник хастаханәсендә ачкан иде. Бүгенге көндә бу бүлектә күрсәтелә торган хезмәтләргә сорау зур.
“Бу хастаханәләрне юкка гына сайлап алмадык. Алар - сәламәтлек саклау өлкәсе терәге. Монда барлык медицина хезмәтләре күрсәтелә, югары квалификацияле белгечләр эшли. Бергә без кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырабыз”, - диде Ленар Гарифуллин. Әлеге мәгълүматны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгынң матбугат хезмәте җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100