news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика балалар клиник хастаханәсендә касык бүсеренә операцияләр ясыйлар

Бүгенге көндә Республика балалар клиник хастаханәсенең хирургия бүлегендә касык бүсере булган өч балага операция ясалды

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүгенге көндә Республика балалар клиник хастаханәсенең хирургия бүлегендә касык һәм касык төбе бүсере булган өч балага операция ясалды. Андый видеолапароскопик операцияләр бүлектә быелның август аеннан башлап үткәрелә.

Хирургия бүлеге мөдире Ренат Яфәсов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, операцияләр санының азлыгы анализлар җыюга күп вакыт кирәк булуы белән аңлатыла. Бүлектә чират юк диярлек. Югары технологик операция бер ай эчендә ясала. Ел дәвамында бүлектә касык һәм касык төбе бүсере авыруына 300гә якын операция ясау планлаштырыла.   

news_right_1
news_right_2
news_bot