news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика балалар клиник хастаханәсендәге ковид-госпитальдә 80 бала дәвалана

Кислород ярдәмендә интенсив терапия узучы балалар да бар.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирустан Республика балалар клиник хастаханәсендә якынча 80 бала дәвалану уза.

«Бүген иртәнгә якынча 80 бала», — дип белдерде Татарстан Республикасы Оператив штабының туры эфиры вакытында Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар пульмонологы Илнур Закиров.

Балалар табибы хәзерге вакытта клиникада кислород ярдәме белән интенсив терапия узучы балалар барлыгын әйтте. Әлеге пациентларның башка төрле үз авырулары да булган. Үпкәләренә ясалма вентиляция ясала торган балалар юк, диде пульмонолог.

Балаларның коронавирусны ничек кичерүләре һәм яшүсмерләргә прививканы ничек ясаулары турында тулырак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан укып белә аласыз. 

news_right_1
news_right_2
news_bot