news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика балалар клиник хастаханәсенә кан әйләнешен тәэмин итә торган җиһаз бүләк ителде

Яңа җиһаз балаларны иң авыр очракларда да коткарып калырга мөмкинлек бирә.

(Казан, 31 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Республика балалар клиник хастаханәсенә World Vita балаларга ярдәм хәйрия фондыннан ашыгыч төстә кан әйләнешен тәэмин итә торган югары технологияле җиһаз тапшырылды. Чарада Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, World Vita балаларга ярдәм хәйрия фонды директоры Юрий Хохлов, Словакиядән профессор, рентгенэндоваскуляр хирург Павел Гавора катнашты.

Әйтергә кирәк, 2016 елдан, хәйрия фонды ярдәме белән, Республика балалар клиник хастаханәсендә йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булган балаларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. Фонд операцияләр ясау өчен заманча, кыйбатлы җиһазлар, кирәк-яраклар алырга булыша.

Бүген Татарстанның балалар хастаханәсенә бүләк ителгән яңа җиһаз экстракорпораль мембрана оксигенацияне (ЭКМО) башкарырга мөмкинлек бирә. Ул, дәвалауның башка алымнары тиешле дәрәҗәдә нәтиҗәле булмаган очракта, кешене коткарып калырга мөмкинлек бирә. ЭКМО технологиясе авыр сепсис, үсештә тумыштан авыр тайпылышлар, үпкә артериясе тромбоэмболиясе вакытында кирәк.

ЭКМО заманча аппараты берничә атна дәвамында сулау җитешсезлегенең авыр формалары булган пациентларга газ алмашын тәэмин итә ала. Эчке әгъзаларга җитди тәэсире дә юк. Яңа туган нарасыйларда һәм балаларда ЭКМО куллану тәҗрибәсенең тормышка куркыныч янаган очракларда әһәмияте зур. ЭКМО технологиясе иң авыр хәлдәге пациентларның да гомерләрен саклап кала ала, елына мондый 12-15 очрак туры килә.

Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев кан әйләнешен тәэмин итә торган мондый җиһазны Россиянең 4 клиникасы куллануын, Татарстан хастаханәсе бишенчесе булуын билгеләп узды. “Без, шушы технологиянең асылын үзләштереп, киләчәктә аны эшебездә файдалана алачакбыз. Элек кан әйләнешендә проблемалар булган балаларны күбесенчә коткарып калып булмый иде, ә хәзер, яңа аппарпт ярдәмендә, мондый сабыйларның гомерен озайта алачакбыз. ЭКМО технологиясе иң авыр очракларда да ярдәмгә киләчәк”, - диде ул. Илдар Фатыйхов хәйрия фонды белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, яңа методикаларны тәкъдим итү мөмкинлекләре тууын шәрехләде. “Бу технология балаларның гомерләрен коткарып калырга булышачак”, - диде.

ЭКМО аппараты түбәндәгечә эшли: пациентның каны магистральләр системасы буенча оксигенаторга, ягъни канны кислород белән баету һәм аннан углекислотаны чыгару өчен каралган газ алмашын тәэмин итә торган җайланмага килә. Оксигенатор аша узгач, кан яңадан тамырларга кайта, кан әйләнеше параметрлары да яхшыра.

Бу җиһаз шул ягы белән дә уңайлы: аны махсус савытка салып, кирәкле урынга да алып барып була. “Бу җиһаз безгә теләсә нинди халәттәге балаларны да кирәкле урынга күчерергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде Рафаэль Шәвәлиев. Моннан тыш, хәзер бу аппарат булгач, үпкәләрнең ясалма вентиляциясе җиһазы кирәк тә булмаячак.

WorldVita хәйрия фонды – Россиядәге иң эре хәйрия фондларының берсе. Фондның максаты – сирәк һәм дәвалау авырдан бирелә торган диагнозлы балаларны тернәкләндерү. Фонд Россия, Германия, Израиль, Бөекбритания, Америка Кушма Штатлары, Сингапур һәм башка илләрнең әйдәп баручы медицина оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Хәйрия фондының 8 еллык эшчәнлеге дәвамында, Россиянең төрле төбәкләреннән 2400 дән артык бала дәваланган. Татарстанның балалар клиник хастаханәсенә башка республикалардан да балалар китерелүен һәм биредә эш күрсәткечләре югары булуын күздә тотып, WorldVita хәйрия фонды Татарстанны шушы җиһаз белән тәэмин иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100