Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика балалар клиник хастаханәсега гаиләдә дөрес рациональ туклануга багышланган очрашу уздыра
Проект балаларның туклану рационына майлы, углеводлы продуктларны, газлы эчемлекләрне артык иртә кертү проблемасына игътибарны юнәлтә
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Иртәгә, 19 нчы март 11 сәгатьтә, Казанның МЕГА сәүдә үзәгендә сәламәт һәм кызыксынучан балалар тәрбияләргә теләгән ата-аналар өчен беренче ачык лекция узачак. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре сәламәт туклану буенча сөйләп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның дөрес туклануы белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк, дип хәбәр ителә министрлыкның рәсми сайтында.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш диетологы, профессор, 250 дән артык фәнни мәкалә авторы Резеда Фәйзуллина барлык гаилә әгъзаларын сәламәт тукландыру серләренә төшендерәчәк. Республика балалар хастаханәсе белгечләре тыңлаучыларның сорауларына җавап биреп, балаларның буен, авырлыгын үлчәячәк, кирәкле киңәшләрен бирәчәк.
Ата-аналар мәктәпкәчә яшьтәге баланың үсеше өчен нинди продуктлар кирәклеге, баланы тәртипсез ашаудан арындыру турында мәгълүмат алачак, чөнки яшәүнең беренче елларында дөрес туклану иммунитет үсеше өчен төп нигез булып тора. Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты вәкилләре департаментның сөт кухнясы продукциясе турында сөйләячәк.
Проект балаларның туклану рационына майлы, углеводлы продуктларны, газлы эчемлекләрне артык иртә кертү проблемасына игътибарны юнәлтүгә йөз тота. Очрашуда Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һәм Казанның “МЕГА” сәүдә үзәге идарәчесе Лиана Сираҗетдинованың катнашуы көтелә.
Чарада катнашырга теләүче ММЧ вәкилләренә хастаханәнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгече Светлана Шкановага (Svetlana.Shkanova@tatar.ru +7 937 284 64 74) мәгълүмат җибәрү сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз