news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика балалар клиник хастаханәсе һәм КДМУның клиник советы утырышы узган

Утырышта берничә доклад тыңланган

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Казан дәүләт медицина университеты клиник советы утырышы узды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Совет эшендә Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы, баш табиб урынбасарлары, бүлек мөдирләре, шулай ук клиника территориясендә урнашкан КДМУ кафедралары җитәкчеләре һәм әйдәп баручы белгечләре катнашкан.

Утырышта КДМУны тәмамлаганнарны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеге концепциясенә, Республика балалар клиник хастаханәсе хезмәткәрләренә өзлексез белем бирүне оештыруга, ТР сәламәтлек саклау системасының белем бирү кластерының инновацион мөмкинлекләренә багышланган докладлар тыңланган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot