Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика балалар клиник хастаханәсе "Ачык ишекләр көне" уздыра
Чара “Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах” дигән медицина фестивале кысаларында үтә.
(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). 2017 елның 4 февралендә Республика балалар клиник хастаханәсе мәктәпне тәмамлаучыларны һәм өлкән сыйныф укучыларын үз эшчәнлеге белән танышырга чакыра. Фестивальне оештыручылар - Казан дәүләт медицина университеты һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах” медицина фестивале Балалар республика клиник хастаханәсендә сәгать 10-00дә башлана. Балалар табибы булырга теләүчеләрне Республика балалар клиник хастаханәсе стационары урнашкан Оренбург тракты 140 йорт адресы һәм Идел буендагы иң зур балалар поликлиникасы “Азино”да көтеп калалар.
Республика балалар клиник хастаханәсендә укучылар әлеге алдынгы сәламәтлек саклау оешмасының баш табибы Рафаэль Шәвәлиев белән очраша алачак. Шулай ук Казан дәүләт медицина университеты абитуриентлары алдында клиниканың танылган табиблары чыгыш ясаячак.
“Азино” балалар поликлиникасында мәктәп укучылары өчен экскурсия оештырылачак. Аларга Республика балалар клиник хастаханәсенең амбулатор травмотология һәм ортопедия үзәге турында сөйләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз