news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика балалар хастаханәсе базасында онкологиядән дәвалау корпусы төзеләчәк

“Мондый үзәк булдыруга ихтыяҗ күптән туды”, - диде сәламәтлек саклау министры.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Республика балалар клиник хастаханәсе базасында 100 ятакка исәпләнгән балалар онкология, гематология, хирургия корпусы төзелеше ниятләнә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта  республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

“Мондый үзәк булдыруга ихтыяҗ күптән туды. Татарстанда шеш авыруыннан интегүче 8 мең 201 бала учетта тора”, - диде министр.

Аның сүзләренчә, диагностика, югары технологияле дәвалау, реабилитация – барысы да бер урында башкарылачак. “Балаларның яман шештән үлемен киметү – өстенлекле юнәлешләрнең берсе”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100