news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика бәйгесе җиңүчесе: Комбайнчы эше карта уены белән бер: я - отасың, я - оттырасың

“Комбайн эше – авыр эш ул, аны, яшь бала караган кебек, гел кайгыртып торырга кирәк”, - ди Зәй районы комбайнчысы.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Югары нәтиҗәгә ирешү өчен, иртә торып, соң ятарга күнеккән булу, тырышлык кирәк. Йоклап ятсаң, комбайнда эшләп булмый. Комбайнчы эше карта уены белән бер: я отасың, я оттырасың”, - дип белдерде бүген Зәй районының “Заинский сахар” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән ширкәте комбайнчысы Шәйхенур Миникаев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә. Ул 2017 елгы нәтиҗәләр буенча, “Иң яхшы комбайнчы” республика бәйгесендә җиңү яулап, иң оста 200 комбайнчы исемлегенә кергән.

Шәйхенур Миникаев 25 ел гомерен комбайнда уздырганын әйтте. “1978 елда 3 нче сыйныфны тәмамлаганда ук ярдәмче булып эшли башлаган идем. 1985 елдан бирле комбайнчы булып хезмәт итәм. Бер ел да калганым юк, шушы комбайным белән 14 сезон чыктым инде. Быел 25 мең центнер суктырдым. Мондый ел өчен - зур уңыш бу. Комбайным олы яшьтә булуына карамастан, эшләү мөмкинлеге зур әле аның”, - ди ул. Шәйхенур Миникаевның “Нью Холланд” ТС-56 комбайны 2003 елда җитештерелгән булган.

Комбайнчы һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләп, Шәйхенур Миникаев: “Гаиләгә вакыт калмый, хатын дөнья көтә инде. Аңа рәхмәт! Уңыш җыйганда, мин өйдә квартирант кебек кенә. 4 тә торып, малларны карап, эшкә чыгып китәсең. Төнге 11-12 дә кайтып яткан вакытлар да бар. Тәүлегенә 4-5 сәгать йокы җитә, шуңа күнегәсең инде. Комбайн эше авыр эш ул, аны, яшь бала караган кебек, гел кайгыртып торырга кирәк. Карамасаң, эшләп булмый анда. Әз генә хатаң булды икән, күп югалтуларга дучар буласың”, - диде.

Зәй комбайнчысы фикеренчә, бу һөнәргә яшьләр тартыла башлаган. “Үземнең улым шәһәрдә тимер юлда эшли, миңа комбайнчы ярдәмчесе булып кайтырга атлыгып тора, махсус шул вакытта отпуск ала”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100