news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика ата-аналар интернет-җыелышы бара

Бүген баланы интектермичә өйрәтү мәсьәләсе күтәрелә.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Республика ата-аналар интернет-җыелышы башланды. Чара В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында уза. Аның эшендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, психолог белгечләр, ата-аналар катнаша.

Бу – Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән министрлык каршындагы Иҗтимагый советның уртак инициативасы. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова бу интернет-җыелышны уздыру идеясе ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә ярдәм йөзеннән туганын билгеләп үтә. Бүгенге җыелышның темасы – "Интектермичә ничек укытырга? ("Как учить, а не мучить?").

Лариса Сулима бу проектның дәвамлы булачагын билгеләп узды. Ул 2018 елның июненә кадәр айга бер уздырылачак җыелышларның темаларын санап чыкты.

"Барлык ата-аналарны баланы кая укырга кертергә, профильне ничек дөрес сайларга, дигән сорау борчый. Баланың кайсы юнәлешкә тартылганын – гуманитариймы, әллә технарьмы булуын ничек ачыкларга? Гаилә баланың әхлакый кыйммәтләрен формалаштыруда нинди роль уйный? Бөтен кешене имтиханны стрессыз ничек тапшырырга дигән сорау борчый. Балалардан аеруча югары планка таләп итү стресска китерә. Ата-аналар үзләре дә БДИ белән куркытып, бала күңеленә шөбһә өсти. Имтиханга тыныч күңел белән барып буламы? Баланы стресстан ничек саклап калырга? Бүген үзенчәлекле балалар тәрбияләүче ата-аналар бар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны ничек дөрес тәрбияләргә? Җыелышларда шушы сораулар күтәреләчәк", – диде Лариса Сулима.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100