news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика ата-аналар интернет җыелышларын уздыру планы билгеле

"Мондый җыелышларда ата-аналарны борчыган сораулар күтәреләчәк", – дип белдерде Лариса Сулима.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Интернет-конференция форматында республика ата-аналар җыелышларын 2018 елның июненә кадәр уздыру планы билгеле. Искәртеп узыйк, проект кичә В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында старт алды. Бу – Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм министрлык каршындагы Иҗтимагый советның уртак инициативасы. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һәм министрлык каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова баланы тәрбияләүдә һәм укырга теләк тудыруда ата-аналарга булышлык йөзеннән әлеге җыелышларның әһәмиятен билгеләп узды.

Мондый җыелышларда ата-аналарны борчыган сораулар буенча профессиональ белгечләр, экспертлар чыгыш ясый. Сораулар алдан roditelirt@mail.ru адресы буенча кабул ителә. Алар буенча җыелышның темасы билгеләнә.

Онлайн-трансляциядә ата-аналар үзләре җибәргән сорауларга җаваплар ишетә ала. Кичә “Интектермичә ничек укытырга?” дигән темага беренче җыелышта Казан инновацион университетының биология фәннәре кандидаты Ольга Григорьева һәм психология фәннәре кандидаты Надежда Ванюхина баланың мәктәпкә укырга теләк белән баруында, нәрсәнедер кызыксынып өйрәнүендә, сәламәт тормыш рәвеше алып баруда ата-аналарның роле турында бәян итте.

Лариса Сулима бу проектның дәвамлы булачагын билгеләп узды. Ул 2018 елның июненә кадәр айга бер уздырылачак җыелышларның темаларын да санап чыкты.

"Барлык ата-аналар баланы кая укырга кертергә, профильне ничек дөрес сайларга, дигән сорау белән яши. Баланың кайсы юнәлешкә тартылганын – гуманитариймы, әллә технарьмы булуын ничек ачыкларга? Гаилә баланың әхлакый кыйммәтләрен формалаштыруда нинди роль уйный? Бөтен кешене имтиханны стрессыз ничек тапшырырга дигән сорау борчый. Балалардан аеруча югары планка таләп итү стресска китерә. Ата-аналар үзләре дә БДИ белән куркытып, бала күңеленә шөбһә өсти. Имтиханга тыныч күңел белән барып буламы? Баланы стресстан ничек саклап калырга? Кризислы вакытны, конфликтлы вазгыятьләрне ничек җиңәргә? Баланың укытучылар, яшьтәшләр белән аңлашылмаучанлыклары булса, гаиләләрдә гауга чыкса, шәхесара мөнәсәбәтләрдә киеренкелек булса, ничек ярдәм итәргә? Бүген үзенчәлекле балалар тәрбияләүче ата-аналар бар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны ничек дөрес тәрбияләргә? Җыелышларда шушы сораулар күтәреләчәк", – диде Лариса Сулима.

Планга килгәндә, 2017 елның 15 декабрендә “Яхшы ата-ана” булу нәрсә дигән сүз? Моңа ничек ирешергә?” (баланың шәхес буларак үсеш алуында ата-ананың роле) темасына җыелыш узачак. Балаларның мәгълүмати технологияләр заманында куркынычсызлыгын тәэмин итү темасын бер утырышта гына колачлап бетереп булмавын күздә тотып, оештыручылар аңа ике җыелышны багышларга уйлый. 2018 елның 19 гыйнварында “Баланың виртуаль тормышы: Интернет – дусмы, дошманмы?” темасына утырыш көтелә. 2018 елның 16 февралендә “Баланың виртуаль тормышы: интернет-уеннар турында нәрсә белергә кирәк?” темасына җыелыш үткәрү ниятләнә. Киләсе елның 23 мартында “Һөнәр сайлыйбызмы, киләчәкнеме?” (яшүсмерләрнең һөнәри ориентациясендә гаиләнең роле турында) темасына утырыш узарга тиеш. 20 апрельдә “Имтиханнарга теләп, тыныч күңел белән барып буламы?” дигән темага сөйләшү көтелә. 18 майга “Балада стресс: ничек аңларга һәм ярдәм итәргә?” (балалар һәм яшүсмерләр тормышында конфликтлы һәм кризислы чорны кичерү ысуллары) темасы билгеләнгән. 18 июньдә “Игътибар! Үзенчәлекле бала” (сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны укыту һәм тәрбияләү турында) темасына җыелыш булыр дип ниятләнә.

Беренче җыелышка әйләнеп кайтсак, психолог Надежда Ванюхина балаларны тәрбияләүдә, укырга өйрәтүдә Петр Гальперин теориясенең алты этабын истә тотарга кирәклеген билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, без – олыларга гадәти тоелган әйберләр, күренешләрнең бала өчен гади булмавын, яңалык икәнлеген истән чыгармау зарур. “Безгә мөһим булмаган әйберләр бала өчен бик мөһим. Әйтик, дәфтәрдә кырыйдан һәм өстән ике шакмак калдыру, тулы булмаган шакмакны санау кирәк түгеллеге, линейканың озын булып пеналга сыймавы да бала өчен мөһим, аны борчый”, - ди Надежда Ванюхина.

Белгеч киңәшләрен соңрак “Интертат” электрон газетасыннан укып белергә була.

Ольга Григорьева исә, ата-аналарның баланың көн тәртибен дөрес итеп төзергә бурычлы булуларын искәртте. “Ата-аналар балага вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәтергә тиеш. Яхшы гадәтләрне сеңдерү өчен дә үзебез үрнәк булырга тиешлеген онытмаска кирәк. Балалар безгә карап өйрәнә”, – ди ул.

Кичәге җыелышта катнашкан ата-аналарның бик күп нәрсә белүе, кызыклы мәгълүмат ишетүе күзләреннән күренә иде. Шундыйларның берсе – Эльмира Хуҗина алдагы җыелышларга да бик теләп киләчәген әйтте. “Шулкадәр күп эмоцияләр. Балам балалар бакчасына йөри, аңа 5 яшь, ләкин хәзер үк мәктәпкә барасы килми, ди. Бүген психологтан яхшы киңәшләр ишеттем. Белемем буенча педагог булсам да, әни буларак бик күп хаталар ясаганымны аңладым. Бүген үзем өчен күп ачышлар ясадым”, – диде ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100