news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика ата-аналар форумы Казанда 400дән артык кешене җыячак

Ата-аналар җыелышында катнашучылар гаилә иминлеге, шулай ук гаиләне ныгытуда традицияләрнең роле турында фикер алышачак.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Татарстан башкаласында “Ныклы гаилә – укучыларны социализацияләүнең нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр” дип аталган I республика ата-аналар форумы уза. Әлеге чара шимбә көнне, 28 октябрьдә, Казанның 179 нчы мәктәбендә булачак. Форумның максаты һәм бурычлары хакында бүген журналистларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Ата-аналар җыелышын Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Россия ата-аналар ассоциациясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәр Думасы, Татарстан әтиләр советы оештыра.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итүенчә, Республика ата-аналар форумында Казанда 450 кеше катнашачак. Алар арасында ата-аналар комитеты, әтиләр советы әгъзалары, “Балалар спорты”, “Ныклы гаилә”, “Россия өчен һәр бала мөһим” федераль партия проектлары җитәкчеләре, әйдәп баручы педагоглар булачак.

Республика ата-аналар форумы программасы нигезенә ата-аналарның комитетларга, министрлыкка, җәмәгать оешмаларына булган мөрәҗәгатьләре, борчылу-сораулары салынган. Фикер алышулар алты тематик мәйданда узачак. Мәйданчыкларның исемнәре: “Гаилә традицияләре - ныклы гаилә гаранты”, “Балалар һәм яшүсмерләрдә агрессив һәм суицидаль халәт профилактикасы”, “Балалар Интернетта – алар өчен кем җаваплы?”, “Укучыларның сәламәт туклануы”, “Физик мөмкинлекләре чикле ата-аналар һәм балалар”, “Мәктәп укучыларының хезмәт тәрбиясе”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100