news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика ата-аналар форумы ел саен уздырылачак

Казанда быел беренче тапкыр “Ныклы гаилә – укучыларны социализацияләү нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр” республика ата-аналар форумы узды.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). “Беренче ата-аналар форумы уңышлы узды. Республика ата-аналар форумы ел саен уздырылачак”, - дип җиткерде “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат конференциясендә.

Казанда 28 октябрьдә беренче тапкыр “Ныклы гаилә – укучыларны социализацияләү нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр” республика ата-аналар форумы узды. Анда 450ләп кеше катнашты.

Ларионова, форум нәтиҗәләреннән чыгып, республика күләмендәге ата-аналар җыелышын ел саен уздырырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100