Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Решетников:Туроператорлар Якын Көнчыгышка турлар өчен акчаларны тулысынча кайтарырга тиеш
Туроператорлар Якын Көнчыгыш илләренә турлар өчен туристларга акчаларны тулы күләмдә кайтарырга тиеш. Бу хакта РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә белдерде.
«<...> туроператорлар туристларга акчаларын тулы күләмдә кайтарырга тиеш. Тышкы эшләр министрлыгының тиешле карарларыннан соң бу эшли башлады», – дип аңлатты Решетников («Интерфакс» буенча цитата).
Кичә, 3 мартта, Икътисади үсеш һәм Тышкы эшләр министрлыклары Россия туристларына Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Оман, Кувейт, Бахрейн, Катар һәм Согуд Гарәбстанына вазгыять яхшырганчы барудан, ә туроператорларга бу илләргә турлар сатудан тыелып торырга киңәш иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз