Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Решетников: Россиядә җитештерелгән IT-чаралар АСЕАН илләре базарында зур урын яулый ала
Россиядә җитештерелгән IT-чаралар дөрес маркетинг ярдәмендә АСЕАН илләре базарының зур өлешен тәшкил итә ала. Мондый фикерне Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Максим Решетников Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында узган Россия – АСЕАН саммиты эшлекле форумы кысаларында журналистларга белдерде.
«Россия белән АСЕАН илләре арасындагы хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре — сәнәгать кооперациясе һәм цифрлы платформалар өлкәсендәге үзара эшчәнлек. Бу илләрдә дә цифрлы платформалар актив үсә. Әлеге хезмәттәшлек үзара товар әйләнешен арттыру өчен көчле этәргеч булачак», — диде федераль ведомство җитәкчесе.
Министр сүзләренчә, Россия шулай ук АСЕАН илләрендәге коллегалары белән креатив икътисад белән бәйле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында да фикер алыша. Бу — IT-продукция, кибериминлек, компьютер уеннары һәм кино индустриясе.
«Болар барысы да дөрес маркетинг ярдәмендә АСЕАН базарында зур урын яулый ала торган өлкәләр», — дип саный Решетников.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз