news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Решетников: Россия базарында барлыкка килгән буш урыннарга ислам дөньясы илләре килә ала

Россиянең Икътисадый үсеш министры Максим Решетников сүзләренчә, KazanSummit форумының икътисади элемтәләр урнаштыру өчен төп мәйданнарның берсе булып тора.

Россиянең Икътисадый үсеш министры Максим Решетников фикеренчә, санкцияләр аркасында Россия базарыннан киткән чит ил компанияләре урынына ислам дөньясы илләре килә ала.

«Россия базарында барлыкка килгән буш урыннарга ислам дөньясы илләреннән импорт килергә мөмкин. Өстәвенә, Россиядә хәзер импорт юлында чикләүләрне төшерү яклы», – диде ул KazanSummit форумының пленар утырышында.

Аның сүзләренә, илдә хәзер продукцияне сертификацияләү һәм декларацияләү процедуралары тизләтелгән, чиктә контроль гадиләштерелгән, транспорт һәм логистика ягыннан киртәләр бетерелгән.

«Соңгы өч елда Россия белән Ислам хезмәттәшлеге илләре арасында товар әйләнеше дүрттән бер тапкыр артты», – дип өстәде ул.

Ул KazanSummit форумының икътисади элемтәләр урнаштыруда зур роль уйнавын да ассызыклады. «Унөч ел дәвамында KazanSummit Россия төбәкләре һәм ислам дөньясы илләре аралашу өчен төп мәйданнарның берсенә әйләнде», – диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100