Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рерихлар җәмгыяте эшкуарларга матди ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте
Рерихлар җәмгыяте эшкуарларга матди ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте
(Казан, 6 март, “Татар-информ”). ТР кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре Ассоциациясе адресына Казанның Рерихлар җәмгыяте рәисеннән оешмага матди ярдәм күрсәтү үтенече белән хат килде.
Казанның Рерихлар җәмгыяте – республикада инде 15 елдан артык мәдәни-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнүче танылган иҗтимагый оешмаларның берсе. Җәмгыять дөнья күләмендә танылган рәссамнар Николай һәм Святослав Рерихларның картиналар күргәзмәсен, лекция һәм конференцияләр, Рерихларның уникаль гаиләсенең фәнни һәм сәнгати мирасы белән танышу буенча укыту программалары оештыра. Җәмгыять ТР Милли музее, Горький исемендәге музей, Мәгарифне үстерү институты, Лобачевский исемендәге Академик лицей кебек институтлар һәм оешмаларны үзара хезмәттәшлеккә җәлеп итә, ТР Мәдәният министрлыгы, Рерихларның Халыкара үзәге (Мәскәү) һәм башка оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора. 15 ел эчендә җәмгыять тарафыннан бай материал тупланган. 2006 елның гыйнвар-февраль айларында ТР Милли музеенда җәмгыятьнең 15 еллыгы уңаеннан үткәрелгән күргәзмәдә әлеге материалларның бер өлеше белән теләгән һәркем таныша алды.
Хәзерге вакытта оешманың алга таба эшчәнлеге өчен төп проблеманы – Казанның Рерихлар җәмгыятенә бина бирү мәсьәләсен хәл итү бөтен кискенлеге белән алга килеп басты. Әлеге бинада рәссамнар иҗат иткән картиналарның репродукцияләре һәм әлеге уникаль гаиләгә кагылышлы материаллардан күргәзмә ачу, Рерихларның мирасын, шул исәптән Рерихларның Казан белән бәйләнешен алга таба өйрәнүне дәвам итү (Н.К.Рерихның хатыны – Елена Ивановна Рерихның нәсел шәҗәрәсе татар ханнарына барып тоташа), җыелган материаллар буенча китап нәшер итү, әлеге максатка китапханә фондын тәкъдим итү, яшь буынны рухи-әхлакый тәрбияләүгә ярдәм итүче семинарлар, конференцияләр, лекцияләр үткәрү күздә тотыла.
ТР кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре Ассоциациясе ассоциациядә катнашучылар һәм партнерларга Казанның Рерихлар җәмгыятенә матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итә. Тулырак мәгълүматны (843) 570-40-05 телефоны аша алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз