Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Репрессия корбаннарына нинди субсидияләр каралган?
Репрессия корбаннарына нинди субсидияләр каралган?
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Башкалабызның Ленин бакчасында сәяси репрессия корбаннары истәлегенә торгызылган һәйкәлгә бүген иртән чәчәкләр салынды. Бирегә бу афәттән турыдан-туры зыян күргәннәр, репрессияләнгән кешеләрнең балалары җыелган иде.
Бу көн, билгеле булганча, репрессия корбаннарын искә алу өчен генә түгел, аларның проблемаларын киң җәмәгатьчелек катламына ирештерү максатында да билгеләп үтелә.
“Заманында газап чиккәннәр бүген матур тормышка лаек. Шуңа да дәүләт көченнән килгәнчә, аларга матди ярдәм күрсәтә”, - дип сөйләп узды бу уңайдан ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфыйгуллин. Аның сүзләренә караганда, министрлык һәм Татарстанның сәяси репрессияләр корбаннары иҗтимагый оешмасы белән берлектә районнар буенча еш кына махсус концерт чаралары үткәреп килә.
Ә элеккеге репрессияләнгән кешеләргә бирелүче социаль льготаларга килгәндә, ТРның 2004 елның 8 декабрендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы” 63 нче законы нигезендә, аларга шәһәр транспортында йөрү өчен 230 сумлык бердәм билет каралган.
Моннан тыш, ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының аерым категориядәге гражданнары өчен өстәмә яклау чаралары турындагы” 209 нче карары нигезендә, алар навигация чорында су юлы транспортыннан бушлай файдалана. Репрессия корбаннары ел әйләнәсендә якын араларга йөрүче тимер юл транспорты билетын 50 процентлы ташлама белән ала. Льгота Татарстан территориясендә генә үз көчендә кала. Ташлама исә елның 1 май – 30 сентябрь аралыгына каралган бәя күрсәткеченнән чыгып исәпләнә.
“Әллә министрлык аңлатып җиткерми – әлеге категориягә керүче гражданнар арасында су һәм тимер юл транспортына бирелүче өстенлекләрдән файдаланучылар бермә-бер аз”, - дип аңлатты Айрат Шәфыйгулин.
Министрлык мәгълүматлары буенча, бүген республикада яшәүче 2979 акланган репрессия корбаны уртача 349 сумга тигез айлык субсидия ала. Бу афәттән нинди дә булса зыян күргәннәр аена уртача 291 сумлык субсидия ала. Татарстанда андыйларның саны 114кә җитә.
Моннан тыш, репрессияләнгәннәргә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтен түләү өчен - 239,01 сум бирелә. Төрле категориядәге тоткыннар өчен теш куйдыру, телефон кертү, елына бер тапкыр шәһәрара транспорттан файдалану өчен дә төрле күләмдәге түләүләр каралган. Акланган репрессия корбаны вафат булган очракта, аны җирләү өчен 2450 сум каралган. 2007 елның 1 октябренә кадәр шул рәвешле 12 корбан күмелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз