news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рэпер Тиматиның бургерлары чынлап та хәләл - ресторан менеджеры

Мөселманнар Тиматиның ресторанындагы продукциянең хәләл булуына шик белдерә.

(Казан, 4 май, "Татар-информ", Алмаз Биккол). Тиматиның тиз туклану рестораннарындагы продуктлар чынлап та хәләл. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ресторанның менеджеры хәбәр итте.

Ресторан менеджеры сату челтәренә каршы әйтелгән дәгъваларны кире какты. "Безнең рестораннарда өч гриль, шуңа күрә без хәләл итне гади итләрдән аерым пешерә алабыз", - ди ул.

Искәртеп үтик, Тимати псевдонимы белән чыгыш ясаучы рэп җырлаучы Тимур Юнысов үзенең тиз туклану рестораннарында хәләл бургерлар тәкъдим ителәчәген хәбәр иткән иде. "Безнең ресторанда дуңгыз ите беркайчан да булмаган, булмаячак та. Мал шәригать кануннары буенча чалынырга тиеш. Чалучы "БисмиЛләһи Аллаһу әкбәр" дип әйтергә тиеш. Әлеге вакытта үзебезнең бургерларны әзерләүдә хәләл ит кулланып карыйбыз... Безнең менюда "хәләл" билгесе булган ризыклар булачагына ышанабыз". Ул Black Star Burgers ресторанында Россия мөселманнар шурасының Халыкара стандартлау һәм сертификацияләү үзәгенең сертификаты бирелгән ризыклар булуын хәбәр иткән.

Halal Guide проектына нигез салучы Айрат Касыймов, Black Star Burger рестораннары хәләл бургерлары гади бургерлар белән бер грильда әзерләнү сәбәпле, аларның хәләллегендә шик белдерде. “Тимати хәләл продукция куллана, монысына дәгъва юк, әмма алар барысы да бер грильдә әзерләнә. Бәхәссез, мөселманнар өчен бу тыела", - дип хәбәр итә ул InKazan порталына.

Хәләл тукландыру өлкәсендә эшләгән бизнесмен Руслан Хәйретдинов та шул ук фикердә. Ул, дуңгыз ите белән хәләл итне янәшә тотарга, аларны бер грильдә һәм бер савытта әзерләргә ярамавын искәртә. Россия мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов Мәскәүдә тулысынча хәләл рестораннар сирәк ачыла, дип белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100