Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рэпер Нурминскийның татарча җырлавы рус тамашачысын аптырашта калдырган
“Русча җырларны башкарам, мине аяклардан тоталар, чиныйлар, нишләргә белмиләр. Татарча җырлый башлыйм һәм тамашачы үзгәрә", - ди татар рэперы.
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Рэпер Нурминский рус шәһәрләрендә концертлар вакытында татарча җырлый башлагач, тамашачы аптырашта калган. Бу хакта ул “Интертат” электрон газетасына биргән интервью вакытында әйтте.
Рус телендә җырлар чыгаргач, Нурминскийның популярлыгы арткан. Ул тамашачының татарча җырларга сәерсенеп каравы шуның белән бәйле дип уйлый.
“Уйлап карагыз, өч русча җыр чыкты, алар “атты”, аларны тыңлыйлар. Кеше бит тагын да яхшыракны көтә. Ә мин тоттым да үземнең туган телемдә җырладым! Һәм халык аптырашта кала. Кемдер мактый, ә кемдер “Син нишлисең соң, нәрсәгә кайтасың син?” дип әйте", - ди ул.
“Мин киләм, русча җырларны башкарам, мине аяклардан тоталар, чиныйлар, нишләргә белмиләр. Мин татарча җырлый башлыйм һәм тамашачы үзгәрә. Мин шул ук кеше, шул ук киемнән, шул ук урында торам. Ләкин Нурминский русча җырлый икән - аңа бөтенесе соклана. Татарча җырлый - ниндидер сәерсәнеп карау барлыкка килә", - ди ул.
Ләкин музыкант тамашачының өметенә генә карап иҗат итәргә теләми. “Мин хайп артыннан кумыйм, мин булганы белән рәхмәтле. Мин хәзер үземне сындырып, миңа җыр язарга кирәк, кеше көтә дип, үземне көчләп эшләтәм икән, эшемнең сыйфаты булмаячак”, - диде Нурминский.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз