news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рэп башкаручы Альбина Сәфәрова Казанда мотоциклда бәрелеп үлгән

Узган төндә Казанның Совет районында автоягулык салу станциясе янында мотоцикл катнашында юл фаҗигасе булган.

Казан Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә сөйләүләренчә, авария Нагорный бистәсе белән Дәрвишләр торак массивы арасында Тынычлык урамында булган. Opel автомобиле йөртүчесе ике тоташ сызык аша ягулык станциясенә борылырга булган һәм Suzuki мотоцтиклы белән бәрелешкән.

Мотоцикл йөртүчесе исән калган, ә пассажиры үлгән.

Агентлыкка билгеле булганча, авариядә рэп башкаручы Альбина Сәфәрова һәлак булган. Бу мәгълүматны социаль челтәрләрдә Альбинаның дуслары раслады. Кыз актив һәм иҗади тормыш алып барган, социаль челтәрләрдә фотолары белән еш уртаклашкан. Башкаручының сәхифәсендә мотоциклда төшкән берничә фотосы да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot