news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Әюпов: "Яңа бинада әле спектакльләр уйный алмыйбыз"

Казанның Яшь тамашачы татар театрында эшләр төгәлләнеп килә, театр коллективы яңа бинага күчәргә әзерләнә.

Ренат Әюпов: "Яңа бинада әле спектакльләр уйный алмыйбыз"
Рамиль Гали

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры өчен булган бинада бизәкләү эшләре башланды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына интервьюда театрның баш режиссеры Ренат Әюпов хәбәр итте. Яңа бинага театр коллективы 2017 елның сентябрендә күчәчәк.

«Хәзер театр бинасында эчке һәм бизәкләү эшләре бара. Әмма иң мөһиме – сәхнә һәм трансформация механизмы әзер түгел әле», – диде Ренат Әюпов. Аның сүзләренчә, сентябрь аенда Петербург урамындагы бинага (хәзер алар эшләгән Курчак театры бинасы янәшәсендә) костюмнар, декорацияләр, администрация, труппа күчәчәк, әмма театр әлегә сәхнәне куллана алмаячак. «Шунлыктан спектакльләрне безгә курчак театры бинасында уйнарга туры киләчәк», – дип аңлатты режиссер.

Ренат Әюпов сөйләвенчә, яңа бинаның сәхнә киңлегендә тамашачы өчен трансформер-рәтләр булдыру каралган. Сәхнә үзе әйләнмәячәк, спектакль барышында тамашачы үзе сәхнәдән генә түгел, ә тирә-якта барган тамашаны күрер өчен әйләнергә тиеш булачак.

«Театр функцияләрен быел бинада башкарып булмаячак. Аның өчен әлегә финанс чаралары җитәрлек түгел. Финанслар этаплап бүленгәнгә эшләр тукталып тора. Шуңа яңа бинаны да без этаплап өйрәнәчәкбез. Иҗади процесс әлегә анда булмаячак, әмма ул тукталмый, форманы югалтырга ярамый», – дип йомгаклады сүзен Ренат Әюпов.

Инде хәзер үк театрда яңа бинада куелачак яңа спектакльнең репитицияләре бара. «Әбүгалисина» («Авиценна») балалар мюзиклы либреттосы авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин, музыканы Зөлфия Рәүпова яза. Куючы балетмейстер – Нурбәк Батулла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100