Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ренат Әюпов: “Тискәрегә авызлык” комедиясен хәзерге замандагы хатын-кызы белән гармония табар өчен, кулланма итеп кабул итәргә була”
Бүген Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театрында Шекспирның “Тискәрегә авызлык” комедиясе буенча куелган спектакльнең генераль прогоны булды.
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театрында Шекспирның “Тискәрегә авызлык” комедиясе буенча куелган спектакльнең генераль прогоны булды.
Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов билгеләп үткәнчә, Шекспирның бу әсәре, драматург буларак, иҗатының башлангыч чорында язылган. “Без аны камилләшеп беткән пьеса дип әйтә алмыйбыз. Шекспирның пьесасы үзе аннан алда булган әдәби мираска нигезләнгән. Шуның аркасында пьеса эчендә тагын бер пьеса бар”, - дип белдерде ул.
Әсәр Италиядә бара. Катарина исемле үзсүзле, тискәре бер хатын-кызның бик яхшы бирнәсенә Питруче исемле итальян кызыгып, аның холкын үзгәртергә ният кыла. Безнең заманга күчерсәк, бирнәнең күләме 100 млн. сум тәшкил итә.
Питруче, кызның әтисе белән кыздан үзенә әйтмичә генә килешеп, акрынлап эшкә тотына. Һәм Питруче, үзе дә сизмәстән, гашыйк була. Алар икесе дә, акчаның зур урын алып торуына карамастан, хисләр белән чагыштырганда, аның чүп икәнлеген аңлый. Нәтиҗәдә ике җенес вәкиле арасында уянган хисләр бирнәне оныттыра да.
“Бу бик актуаль сюжет. Хәзерге заманга да туры килә. Бүгенге көндә хатын-кызлар – көчлеләр, алар эшмәкәрләр. Һәм, бер караганда, ир-атка өйләнгәндә яки ярыңны тапканда мондый хатын-кызлар белән мөнәсәбәтне кору авыр. Ә бу спектакльне яшьләргә ничек итеп өйләнү, хәзерге замандагы хатын-кызлар белән гармония табар өчен, кулланма итеп кабул итәргә була”, - дип саный Ренат Әюпов.
Вакыйга Италиядә Шекспир чорында баруын әйтеп үттек инде. Әмма аның темасы һәрвакыт актуаль булып кала. Ягъни ике кеше арасында рухи якынлык, ир-ат һәм хатын арасында гармония барлыкка килә.
Катарина ролендә – Лилия Низамиева, Питруче ролендә – ТРның атказанган артисты Илфат Камалиев, әтисе Баптист – ТРның халык артисты, РФнең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин, Катаринаның сеңлесенә өйләнергә теләгән кияүләрне Фәнәвил Галиев һәм Айназ Нургалиев уйнаячак. Бик тыйнак, сүз тыңлаучан Бианканы ТРның атказанган артисткасы Гөлнара Әбитова һәм икенче составта Алсу Шәмсетдинова уйный.
“Сез әсәрне сайлап алганда нәкъ менә аның идеясенә, бүгенге көнгә дә туры килә торган актуаль проблема булуына игътибар иткәнсездер инде?” дигән сорауга режиссер: “Әлбәттә, драма әсәрен сайлап алганда аның хәзерге заман белән охшашлыгы булса, коллективның тамашачы белән шушы мәсьәлә турында сөйләшәсе килсә, димәк, спектакльнең киләчәге бар дип аңлыйм. Шекспирны коллектив та, үзем дә яратам. Моннан 4 ел элек без аның “Король Лир”ын куйдык”, - дип җавап бирде Ренат Әюпов.
Бу спектакль үз вакытында академия театрында мәскәүләр тарафыннан куелган вакытта тәрҗемәсен шагыйрь Зөлфәт Маликов эшләгән булган. “Зөлфәт Маликовның искиткеч әдәби тәрҗемәсе яңадан безнең татар театрына кайтты”, - диде режиссер.
Спектакльнең премьерасы 28 июньдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз