news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ренат Әюпов Оренбург дәүләт театрында "Мәхәббәт, футбол һәм мафия" спектаклен куя
Спектакль танылган прозаик, шагыйрь, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла әсәре буенча сәхнәләштерелә.
Скопировать ссылку
Рамиль Гали, Лилия Гаделшина
(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). 12 октябрьдә М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры "Мәхәббәт, футбол һәм мафия" спектакленең премьерасы булачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакльнең режиссеры - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов.
"Мәхәббәт, футбол һәм мафия"нең репетицияләре 1 июльдә башланган. Ул танылган прозаик, шагыйрь, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла әсәре буенча сәхнәгә куела.
Комедиядә театрның барлык труппасы да катнаша, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot