Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ренат Әюпов: "Минем татарларга чабата кидертәсем килми"
Г. Кариев театры үзенең яңа сезонын ача
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). 10 октябрь көнне Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры үзенең яңа сезонын ача. Сезонны кариевлылар М. Фәйзинең "Галиябану" музыкаль драмасы белән башларга ниятли. Бу спектакльнең премьерасы 2009 нчы елда булган иде. Костюмнарны, кайбер күренешләрне тамашачыларның кайберләре кабул да итмәде. "Минем татарларга чабата кидертәсем килми. Безнең татарлар мескен дә булмаган, ямьсез дә киенмәгән", - ди бу мәсьәләдә спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов.
Сезон ачылуда куелачак спектакльдә тамашачыларның фикере искә алынган һәм үзгәрешләр кертелгән. "Без яшьләр өчен уйныйбыз һәм аларны бу пьеса аша мәхәббәт өчен көрәшергә, яратырга өйрәтергә тырышабыз. Акчага табынмаска, мәхәббәт бәрабәренә тырышырга өнди бу спектакль ", - ди Ренат Әюпов.
Аның сүзләренчә, спектакльдә төп басым халык авыз иҗатына ясалган. "Фольклор - безнең иң зур байлыгыбыз, без аны яшь буыныбызга тапшырырга тиешбез", - диде режиссер бүген “Әкият” курчак театрында узган матбугат конференциясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз